Түбән Каманың «Веста» үзәгендә велосипедчы көнен үткәргәннәр

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова Түбән Кама шәһәре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкиле белән берлектә «Велосипедчы көне» дигән чара уздырганнар.

Чара барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, җәйге чорда велосипедта, самокат һәм скейтбордта йөргән вакытта урамда һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыттылар. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган 20 балигъ булмаган бала катнашкан.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белгече юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм кирәкле мәгълүматны тулы күләмдә алдылар. Теоретик өлештән соң үзәк белгече балаларга «Күңелле стартлар» дигән команда уенында катнашырга тәкъдим итте.

Балалар, ике командага бүленеп, үзләренең ике тәгәрмәчле дусларында берничә күнегүне үтәделәр, хатасыз төрле каршылыклар полосаларын узарга тырыштылар.

Чара ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды: яктылык кайтаргыч материалдан кепкалар һәм «Яшь велосипедчы» белешмәлекләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International