«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре тренингта катнаштылар

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

18 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы «Ялгызлыкны һәм тискәре эмоциональ халәтләрне җиңү» дигән мини-тренинг үткәрде.

Чара социаль хезмәт алучыларга ялгызлык Һәм тискәре эмоциональ кичерешләр хисен җиңүдә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Катнашучыларны дәрес темасына кертү һәм тискәре эмоциональ кичерешләрне аңлау максатыннан психолог «Тискәре халәт белән эш» дигән күнегү үткәрде. Аннары «Эгоцентризм», «Борчу белән», «Хыял утравы» күнегүләре үткәрелде. Тренингны «Оптимист, пессимист» күнегүе белән төгәлләделәр.

Социаль хезмәт алучылар билгеләп үткәнчә, мондый дәресләрне ешрак үткәрергә кирәк, чөнки алар ярдәмендә теләсә нинди катлаулы хәлләрдә уңай яклар күрергә мөмкин.

Тренингта ун кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International