Буа интернат-йортында спорт-сәламәтләндерү чарасы узган

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Кичә Буа интернат-йортында «Сәламәтлек эстафетасы» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды.

Ярышларда социаль хезмәт алучыларның ике командасы «Җитезләр» һәм «Уңганнар» катнашты. «Сәламәтлек эстафетасы» күнегүләрдән башланды, аннары командаларга кызыклы конкурслар, туплар, кеглялар һәм бурычлар белән эстафеталар тәкъдим ителде. Спорт-сәламәтләндерү чарасы ярышларда катнашучыларның уңай эмоцияләрен уятты.

Спорт ярышларын үткәрүнең төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, социаль хезмәт алучыларда уңай тормыш мәнфәгатьләрен формалаштыру, сәламәтлекне ныгыту һәм әйләнә-тирә дөнья белән югалган бәйләнешне торгызу тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International