17 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Сайлаулар турында» дигән интеллектуаль уен узды.
Оештыручылар социаль хезмәтләр алучыларны заманча сайлауларны үткәрү формалары, аларның өстенлекләре, җитешсезлекләре, шулай ук сайлау хокуклары белән таныштырдылар. Аннары «Россия Федерациясендә сайлау хокукы һәм сайлау процессы» дигән интеллектуаль уен темасын яңгыраттылар.
Уенда катнашучылар бик кызыксынып биремнәр үтәделәр һәм сайлау хокукы турындагы сорауларга җавап бирделәр, сайлау хокукының төп төшенчәләренә билгеләмә бирделәр. Залда уңай атмосфера иде, ул катнашучыларның җанлануына һәм активлыгына ярдәм итте. Һәр дөрес җавап өчен катнашучылар фишкалар алдылар, ә чара ахырында аларны исәпләделәр һәм җиңүчеләрне билгеләделәр.
Чарада унбиш кеше катнашты.