«Шатлык» үзәге карамагындагылар баш миенең уң як ярымшарлыгы рәсем ясау методикасы буенча картиналар иҗат иткән

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндез тору бүлегендә «Баш миенең уң як ярымшарлыгы рәсем ясау методикасы» проекты кысаларында чираттагы мастер-класс узган. Проектны тормышка ашыру «Иҗтимагый инициатива-2021» республика социаль проектлар конкурсында җиңүгә ирешкән грант ярдәмендә мөмкин булды.

Чарада катнашучылар агачлар ясадылар. Рәсем ясау методикасының төп кагыйдәләре булып интуциягә нигезләнеп рәсем ясау тора. Классик рәсем ясаудан аермалы буларак, бу төр рәсемендә картинаны теләсә кайсы элементтан ясый башларга, чикләрдән читкә чыгарга, теләсә нинди каләмнән файдаланырга, бармак белән рәсем ясарга була.

Социаль хезмәтләр алучылар нәкъ менә шуның белән шөгыльләнде дә. Башта авыр булды. Логика комачаулады, кулларны пычыратырга теләк булмады. Нәтиҗәдә картиналар бер-берсенә охшамаган һәм якты килеп чыкты.

Белгечләр сүзләренә караганда, мондый дәресләр вербаль булмаган интеллектны: образлы фикерләүне, пространстволы карашны, күрү-мотор координациясен үстерүдә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International