«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә озак вакытлы карау системасы тормышка ашырыла.
Үзәк белгече Р.Т. Низамова «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» стационар алыштыру технологиясе кысаларында өйдә индивидуаль дәресләр үткәрә. Соңгы дәрес мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмаган авыручыларның хәрәкәтләрендә куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган иде.
Чираттагы индивидуаль дәрестә белгеч инсульт кичергән социаль хезмәт алучыны караган хатын-кызны тернәкләндерү буенча техник чаралар, аерым алганда, бау баскычы һәм утыртып күчерү каешы белән таныштырды. Тернәкләндерүнең бу чаралары хәрәкәт иткәндә терәк-хәрәкәт аппараты имгәнүләренең куркынычын азайту өчен билгеләнгән.
Шулай ук үзәк белгече урын өстендә яткан авыруны дөрес урнаштыру буенча эш-гамәлләрне дә күрсәтте.