Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүче көненә чакыра

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче яки эшне алмаштырырга теләгән барлык гражданнарны эш бирүче көненә чакыра. Ул 2021нче елның 19нчы августында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 нче йорт адресы буенча узачак.

Эш бирүче көнендә Казан шәһәренең «Нәфис-Косметикс» АҖ катнашачак. Бу Россиядә көнкүреш химия һәм косметика продукциясен иң эре җитештерүче.

Аппаратчы, төргәкләү-төрү машинасы машинисты, транспортчы, КАМАЗ автомобиленә машина йөртүче, каравылчы, персонал сайлау буенча белгеч, финанс белгече, 1С операторы һ.б. вакансияләр тәкъдим ителәчәк. Тәкъдим ителгән вакансияләр буенча хезмәт хакы күләме 20 000 сумнан 50 000 сумга кадәр.

Эш эзләүчеләр «Нәфис-Косметикс» АҖнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашып, кызыксындырган сорауларны бирә алачак, шулай ук хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләрен белә алачак.

Белешмәләр өчен телефон: 5-54-02. Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International