Минзәлә яшүсмерләре белән психологик тренинглар үткәрелә

2021 елның 17 августы, сишәмбе

«Үзеңне тыңла һәм дөньяны танырсың» дигән программаны тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Бочкарева Евгения «Авыр тормыш вәзгыяте: җиңү юллары» дигән тренинг уздырган.

Яшүсмерләр «Тормыш юлы», «Уңай сыйфатлар», «Хисеңне бел», «Катып калган» күнегүләрдә катнаштылар.

Тренинг травма алучы хәлләрне билгеләү өчен шәхси ресурсларны кулланырга өйрәтү, әйләнә-тирә дөньяга уңай караш формалаштыруга юнәлтелгән иде.

Дәрес ахырына яшъсмерләргә «Авыр хәлдән ничек чыгарга мөмкин» дигән киңәшләр бирелде һәм сентябрь аенда киләсе дәрескә чакырылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International