16 нчы август көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре үз карамагындагылар өчен ГТО эгидасы астында зарядка үткәрделәр.
Физкультура буенча дәрес М. Җәлил ис. паркта узды. Татарстан Республикасында «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсын гамәлгә ашыру кысаларында чарада «Актив озын гомер мәктәбе» өлкән яшьтәге клуб әгъзалары һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр менталь тайпылышлары булган мөмкинлекләре чикләнгән яшь инвалидлар катнашты. «Син барысын да булдырасың!» программмасы социаль хезмәтләр алучыларга ачык һавада физкультура белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.
Барлык катнашучылар да уңай энергия һәм чара ахырында зур булмаган сувенирлар алдылар.