15 августта Казанда III Бөтенроссия ишарә теле фестиваленең йомгаклау этабы старт алды. Фестиваль Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең Татар төбәк бүлеге тарафыннан үткәрелә, аның рәисе – Венера Гаулстон.
2021 елның март-июнь айларында төбәк конкурслары узды. Финалга узган катнашучылар 8 номинациядә иң яхшы башкаручы исеме өчен көрәшәчәк, алар арасында ишарә җыры, нәфис сүз, стендап-комедия һ.б. бар.
Лауреатларны бүләкләү тантанасы һәм Фестивальнең гала-концерты 19 августта 15 сәгатьтә «Сәйдәш КЦ» концерт залында узачак.
Белешмә өчен: Бөтенроссия саңгыраулар оешмасы 100 меңгә якын җәмгыять әгъзасын берләштерә, аларның 93%ы ишетү буенча инвалид, шул ук вакытта, БСОда әгъза булу / булмауга карамастан, Россиянең ишетмәүче барлык гражданнарына кирәкле ярдәм күрсәтелә. Җәмгыятьнең 82 төбәк бүлеге бар, алар 89 РФ субъекты территориясендә яшәүче саңгырау һәм начар ишетүче гражданнарга хезмәт күрсәтә.