«Салават күпере» үзәгендә хезмәт терапиясе кабинеты уңышлы эшли

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Тегү эше» хезмәт тернәкләндерү кабинетында атна саен «Раз стежок, два стежок» түгәрәгендә социаль хезмәт алучылар белән дәресләр уза.

Куратор Крутякова Елена җитәкчелегендә түгәрәктә клиентлар төрле теоретик һәм практик биремнәр башкаралар. Дәресләрдә социаль хезмәт алучылар кием-салым төзәтәләр, тегәләр, вак әйберләр тегәләр.

Түгәрәккә йөрүнең нәтиҗәсе булып хезмәткә уңай урнаштыру, файдалы шөгыль эзләү, хезмәт сөючәнлек, куелган максатка ирешүдә үҗәтлек кебек мөһим сыйфатлар формалаштыру тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International