Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында рус халык уеннары көне узды.
Рус халык уеннары күп гасырлык тарихка ия, алар безнең көннәргә кадәр сакланып калган, буыннан-буынга күчеп, үзләренә иң яхшы милли гореф-гадәтләрне үз эченә алган. Күңелле җырлар ритмнары астында «Аюның оясында», «Чишмәкәй», «Горелки» уеннары узды. Әлеге чараның максаты – социаль хезмәт алучылар арасында гореф-гадәтләр, уеннар, тормыш рәвеше, рус халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
«Хәрәкәтчән милли уеннар аша рус халкы фольклорына мәхәббәт тәрбияләнә, үз-үзеңне җайга салу үсә», – ди культуранизатор Илфира Фатыйхова.