Минзәләдә «Үзебезне һәм дөньяны саклыйк» дигән акция узган

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Хокукый белемлелек, үзаң һәм шәхси куркынычсызлыкны үстерү программаcы кысаларында Минзәлә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге белгече Кудряшова Наталия «Үзебезне һәм дөньяны саклыйк» дигән акция уздырды.

Акциядә балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар һәм шәһәр паркына килүчеләр катнашты. Акция барышында яшүсмерләр арасында терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча белешмәлекләр һәм методик күрсәтмәләр таратылды. Шулай ук экстремаль хәлләрдә булган гамәлләр турында аңлату әңгәмәсе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International