Зәй балалары хәйрия киносы кысаларында фильм карадылар

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ведомствоара социаль патронатта торучы гаиләләр һәм балалар өчен «Һәр ишегалдына шатлык» программасын тормышка ашыру уңышлы дәвам итә.

«Космос» кинотеатры базасында алар өчен «Золушка һәм заколданный принц» дигән мультфильм күрсәтелде. Киноучреждение өчен үзәкнең социаль хезмәт алучыларны хәйрия күрсәтүләренә чакыру, шулай ук алар белән янгын куркынычсызлыгы чараларын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, санитар-гигиеник нормаларны үтәүгә юнәлдерелгән тематик чаралар уздыру күркәм традициягә әверелде.

Кинотеатрга бару, гадәттәгечә, җәйге ял чаралары программасына кертелгән һәм балаларга һәрвакыт күп уңай эмоцияләр китерә. Анимацион мультфильм зур кызыксыну уятты, балалар төрле тормыш ситуацияләренә дучар булган геройлар өчен чын күңелдән борчылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International