13 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Л.Ш. Вәлиева «Күңел» радиосында Татарстан Республикасында тормышка ашырыла торган «Өлкән кешене гаиләгә кабул итү» проекты турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Радио тыңлаучыларына тәрбиягә өлкән кешене алган гаиләне булдыру тәртибе һәм шартлары, өлкән яшьтәгеләрне кабул иткән гражданнарны карау, килешү төзү һәм өзү тәртибе, айлык акчалата түләү тәртибе турында мәгълүмат җиткерделәр.
Өлкәннәр тормышын үзгәртергә әзер кешеләргә, шулай ук әлеге проектны тормышка ашыру турында тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләргә «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге контактлары бирде.