Азнакай социаль хезмәткәрләренә COVID-19дан прививканың роле турында искәрттеләр

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Ибраһимова С.Ф. белән очрашу булып узды.

Очрашуның төп максаты булып өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренә вакцинация үткәрү кирәклеге турында хәбәр итү торды. Светлана Фәндәсовна өлкән яшьтәге гражданнар белән профилактик әңгәмәләрнең һәм вакцинациянең ролен җентекләп  аңлатты.

Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләр алучылар белән COVID-19 каршы прививканың мөһимлеге турында әңгәмә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International