«Веста» үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен спорт чарасы уздырылды

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова җәйге мәйданчыкта төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 10 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес башында белгеч һәм балалар Токиода узган Олимпиада-2020 турында сөйләштеләр. Катнашучылар Уеннар караудан алган тәэсирләре һәм хис-тойгылары белән уртаклаштылар. Аннан Әлфия Байкова балаларга тизлекне, көчне, җитезлекне һәм чыдамлыкны үстерүгә юнәлдерелгән берничә күнегү башкарырга тәкъдим итте. Шулай ук балигъ булмаган балалар баскетбол, футбол, волейбол уйнады, бу аларны командада эшләргә өйрәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International