Теләче районының өлкән яшьтәге кешеләре поп-итның нәрсә икәнен белделәр

2021 елның 6 августы, җомга

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Бармак гимнастикасы» дигән тернәкләндерү дәресе уңышлы гамәлгә ашырыла.

Өлкән кешеләр бик теләп социаль хезмәткәрләр белән берлектә куллар өчен төрле күнегүләр ясыйлар. Эш барышында түбәндәге эшчәнлек төрләре кулланыла: әвәләү, массаж тубы белән бармаклар өчен гимнастика, рәсем ясау. Шулай ук өлкәннәр яшьләр арасында популяр булган уенчык – поп-ит белән дә актив эшлиләр. Мондый гимнастика куллар һәм бармакларның хәрәкәтчәнлеген саклап калырга һәм яхшыртырга мөмкинлек бирә. Шулай ук кулларның вак моторикасын яхшырту аркасында социаль хезмәт алучыларның хәтере, сөйләме, баш мие эшчәнлеге дә яхшыра.

Мондый дәресләрдән соң өлкән буын кешеләре кәефнең күтәрелүен һәм гомуми хәлнең яхшыруын билгеләп үтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International