«Астра» тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар мәктәбе уңышлы эшләп килә

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар мәктәбе актив эшли. Ул үзәктә тернәкләндерү узучы балаларның ата-аналары өчен оештырылган һәм эшли.

Дәресләрдә ата-аналарның белгеч белән сөйләшергә, үз балалары һәм тәрбия ысуллары, укыту һәм үсешнең кызыклы ысуллары турында күбрәк белергә, шулай ук үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга мөмкинлекләре бар.

Монтессори-педагог Анна Крахалева һәм дефектолог Альбина Елизова шушы көннәрдә ата-аналар мәктәбендә чираттагы дәрес үткәрделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда графомотор күнекмәләрне үстерү турында фикер алыштылар. Ата-аналар практикада мондый күнекмәләрне үстерү этаплары белән таныштылар, аларның үсешенә ярдәм итә торган күнегүләрне башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International