Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә өйдә, урамда, урманда, сулыкларда балаларның куркынычсыз үз-үзләрен тотышы күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән квест узды.
Тернәкләнүчеләр белән «Үзеңне сакла, кагыйдәләрне үтә» дигән әңгәмә үткәрелде. Тәрбияләнүчеләргә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләп кенә калмадылар, бәлагә юлыккан кешеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча практик дәресләр дә үткәрделәр. Интеллектуаль уеннарда катнашып, балалар хәвеф-хәтәр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.
Алган белемнәрен ныгытырга балаларга «Автошәһәрчек», «Сак булыгыз, ут!», «Суда коткаручылар» конкурслары ярдәм итте. Җитезлекләре һәм күзәтүчәнлекләре өчен алар «Иминлек өчен» медаленә лаек булдылар.