Лениногорскида «Бакчачылык» хезмәт тернәкләндерү кабинеты үз эшен дәвам итә. Бүгенге көндә анда 7 гаилә катнаша.
20 нче апрельдә Лениногорскиның «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Үсемлекләрне карау: туфракны эшкәртү, үсемлекләрне тукландыру» дигән темага хезмәт реабилитациясе кабинетында чираттагы дәрес үткәрелде.
Мондый эшнең төп максаты – бакчачылык эшләренә өйрәтү. Бу белемнәрне катнашучылар тормышта куллана ала: үз эшләрен ачарга яки гаиләне өстәмә тәэмин итү чыганагы булдыра ала.