2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында балалар белән эшләүдә Махсус Олимпиаданың өйрәнү программаларын гамәлгә кертү һәм куллану башланды.
Бүген дәвалау физик культура буенча инструктор А. Ф. Дәүләтҗанова «Яшь атлет» программасы буенча спорт гимнастикасы үткәрде.
«Яшь атлет» – физик форманы саклау өчен күңелле уеннар һәм күнегүләр. Программа ярдәмендә 2 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган һәм сәламәт балалар беренче спорт күнекмәләрен ала, моторика һәм күрү координациясен үстерә.
Дәрес вакытында балалар гимнастика ясарга өйрәнделәр. Инструктор башкарыла торган күнегүләрнең тизлегенә һәм сыйфатына игътибар итте. Катнашучыларга дәрес ошады, алар хәрәкәтләрне дөрес итеп башкарырга тырыштылар һәм остаз артыннан тырышып кабатладылар.