Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 6 апрель көнне хезмәт буенча инструктор С. Г. Сергиенко «Пешекчеләргә бүләк» дигән акция үткәрде.
Тегү осталыгы буенча дәресләрдә стационар төркем балалары кайнар әйберләр өчен тоткычлар тектеләр һәм аларны хезмәтләре өчен рәхмәт йөзеннән үзәк пешекчеләренә бүләк итәргә булдылар. Яшь осталар үз куллары белән файдалы әйбер ясый һәм аны бүләк итә алуларына сөенеп туя алмады. Алар бүләк әзерләү процессыннан гына түгел, сюрприз ясаудан да зур ләззәт алдылар.
Төшке аш алдыннан балалар пешекчеләрне үз бүләкләре белән сөендерделәр. Кухня хезмәткәрләре кирәкле җайланмалар алдылар, ә балалар яхшылык эшләргә һәм аннан ләззәт алырга өйрәнделәр.