Буа интернат-йорты карамагындагылар йога белән шөгыльләнә

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Йога – алтын яшь зирәклеге» программасы уңышлы тормышка ашырыла. Аның максаты – социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатын күтәрү, аларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, социаль активлык өчен яңа мөмкинлекләр булдыру.

Чираттагы йога дәресе интернат-йортта 5 апрельдә узды. «Өлкән яшьтә йога тыелмаган, киресенчә, ул хәлне яхшыртырга, әйләнә-тирә дөнья белән гармонияле мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә», – ди мәдәни оештыручы Вероника Николаева.

Социаль хезмәтләр алучылар йога дәресләренә бик теләп йөриләр. Программада катнашучыларның күзәтелә торган нәтиҗәләре куандырмаска мөмкин түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International