6 нчы апрель көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Джакколо» өстәл спорт уены буенча турнир узды. Чара Махсус Олимпиаданың «Яшь атлет» программасы кысаларында үткәрелде.
Чарада тернәкләндерү курсы узучы 12 инвалид бала катнашты. Физик культура буенча инструктор аларны уен белән таныштырды, шулай ук «Яшь атлет» программасы буенча берничә күнегү күрсәтте.
Джакколо буенча турнир балаларга зур канәгатьлек хисе бүләк итте һәм ялларын төрлеләндерде.
