Балтач районында юбилярларны котладылар

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

3 апрельдә Балтач муниципаль районында яшәүче тыл хезмәтчәннәре Әминә Кәрим кызы Гыйзатуллина һәм Мәхмүт Һади улы Минһаҗев 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын туган көннәре белән котлауда социаль яклау бүлеге һәм район хакимияте вәкилләре катнашты. Юбилярларга Россия Президенты В. В. Путин исеменнән шәхси котлау хатлары, район башлыгы, социаль яклау бүлеге, авыл җирлекләре һәм предприятиеләре исеменнән рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International