«Өмет» үзәгенең көндезге төркеменең көне ничек уза

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Әгерҗе районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикле затлар өчен көндезге төркем эшли.

Төркемдә дәресләр көн саен үткәрелә. Көн расписаниесе комплекслы тернәкләндерү, адаптив физик культура буенча эшне үз эченә ала. Иҗат эшчәнлегенә күп вакыт бирелә.

Вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән фетрдан курчаклар ясау дәресендә катнашучылар модельләштерү күнекмәләрен алдылар, җөйләрнең төрле төрләре, тукымаларның фактуралары белән таныштылар.

Мондый дәресләр менталь инвалидлыгы булган кешеләргә физик процессларны стимуллаштырырга, үзеңне тәртипкә салырга ярдәм итәчәк, үз активлыгыңны нәтиҗәле һәм канәгатьләндерерлек эшчәнлеккә юнәлдерергә өйрәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International