Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы тренинг үткәрде

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

5 нче апрель көнне Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы тренинг элементлары белән «Мин һәм башкалар» дигән төркемле дәрес үткәрде.

Очрашу барышында балигъ булмаганнар эмпатиягә сәләт формалаштыруга, толерантлыкны һәм командада эшли белүне үстерүгә юнәлдерелгән интерактив күнегүләрдә катнаштылар. Дәрестә катнашучылар кешеләр арасында аңлашылмаучанлык барлыкка килергә мөмкин булган хәлләр турында фикер алыштылар, каршылыкларның төп сәбәпләрен билгеләделәр һәм конфликтсыз аралашу кагыйдәләрен формалаштырдылар. Дәрес «Мозартика» тернәкләндерү-үстерү технологиясен кулланып төркемле арт-терапия эше белән тәмамланды.

Тренинг толерантлык һәм социумда нәтиҗәле коммуникацияләр булдыру күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International