5 нче апрель көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Светлана Айметова бизиборд кулланып коррекция-үсеш дәресе үткәрде.
Бизиборд – ул төрле элементлар беркетелгән агач такта, ул вак моториканы үстерү, көнкүреш күнекмәләрен торгызу өчен кулланыла. Күп тапкырлар йозакларны, кранны ачып-ябып, социаль хезмәт алучылар көнкүреш күнекмәләрен яхшырта.
«Өлкән кешеләрнең фикерләү, хәтер, сөйләм функцияләре турыдан-туры кул хәрәкәтләре күнекмәләренә бәйле, шуңа күрә бу эш юнәлеше бик актуаль», – ди интернат-йорт психологы.