«Салават күпере» комплекслы үзәгендә уен терапиясе уңышлы кулланыла

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре бу елның мартыннан өлкәннәр белән эшләүдә уен терапиясен кулланалар.

Технология тормыш тонусын күтәрүгә, эмоциональ һәм мускул киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән. Технология кысаларында танып-белү һәм үстерү, хәрәкәтчән һәм өстәл уеннары, конкурслар, турнирлар, ярышлар кулланыла – алар барысы да өлкән яшьтәге кешеләр өчен җайлаштырылган.

Әйтик, социаль хезмәткәр Оксана Шакирова өлкәннәр белән эшләүдә домино һәм пазл кебек алымнарны куллана. Дәресләр фантазия, фикерләү, игътибар, хәтер үсешенә ярдәм итә, шулай ук кулларның вак моторикасын һәм хәрәкәтләрне координацияләүне камилләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International