5 нче апрель көнне Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен «Фән елына багышлана...» дигән китап күргәзмәсенә баруны оештырды.
Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Республика яшүсмерләр китапханәсе белән берлектә балалар өчен кызыклы программа әзерләгән иде. Балалар өчен уку залында алар фәнни-танып белү әдәбияты белән таныштылар, видеодәресләр һәм кинолекторияләр уздырыла торган компьютер залында булдылар. Китапханә хезмәткәрләре яшь кунакларга күренекле Россия галимнәренең казанышлары турында сөйләделәр.
Экскурсия балигъ булмаганнарның күзаллауларын киңәйтүгә, танып-белү кызыксынуын үстерүгә ярдәм итте.