Югары Ослан районында көндезге төркемгә йөрүчеләр музейда булдылар

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

1 нче апрель көнне Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучылар «Русская изба» музеенда булдылар. Көндезге төркемгә йөрүчеләр гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре белән бергә Печищи мәдәният йортында булдылар.

Мәдәният йорты директоры Галина Полякова кунакларга XIX-XX гасырлар чигендә рус халкының көнкүреше, йолалары һәм традицияләре турында сөйләде. Экскурсиядән соң барлык кешене Печищи китапханәсенә чакырдылар, анда китапханә мөдире Юлия Нургалиева «Туган телем – бетмәс-төкәнмәс чишмә» дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрде. Чараның ахырында Югары Ослан районының 90 еллыгына багышланган видеоролик күрсәтелде.

Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International