Җәлил интернат-йортында яшәүчеләр белән эшләүдә әкият терапиясе

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Әкият терапиясе – иҗади сәләтләрне үстерүгә, шәхси проблемаларны төзәтүгә, шулай ук киеренкелекне һәм агрессивлыкны бетерүгә ярдәм итә торган кешегә психологик йогынты ясау методы.

2 нче апрель көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында әкият терапиясе элементлары белән дәрес үткәрелде. Тәрбияче Р. Р. Гаязетдинова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар «Букчалы куян» әкиятен карадылар һәм фикер алыштылар, геройларны, аларның уңай һәм тискәре сыйфатларын, эш-гамәлләрен анализладылар, соңыннан дәрес темасы буенча рәсем ясадылар.

Чара ярдәмендә интернат-йорт карамагындагылар үз эмоцияләрең белән идарә итә белергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International