2 апрельдә Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне кысаларында чаралар узды.
Көн «Аутизм белән тормыш» тематик сәгатеннән башланды. Психологлар мондый диагнозлы балалар белән дөрес аралашу ысуллары турында җентекләп сөйләделәр. Ата-аналар аутизм, аның үзенчәлекләре һәм спецификасы турында мәгълүмат алдылар.
Аннары катнашучылар тернәкләндерү үзәге белгечләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Чара ахырында махсус әзерләнгән тематик белешмәлекләр таратылды.
Аутистик спектр тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләр белән бердәмлек йөзеннән, үзәк хезмәткәрләре «Зажги синим» акциясенә кушылдылар – һәр белгечнең киеме тиешле төстәге значок белән бизәлгән иде.