«Шәфкать» үзәге психологы «Конфликтсыз тотыш» тренингы үткәрде

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Балаларга карата җәбер-золым һәм көч куллануны профилактикалау буенча «Көчләүсез балачак» программасын тормышка ашыру кысаларында 17 март көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова «Конфликтсыз тотыш» дигән темага тренинг үткәрде.

Тренингта 21 балигъ булмаган бала катнашты. Чара эчке хәләт белән идарә итү мөмкинлеген аңлауга юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп бурычлары – үз-үзеңне җайга салу ысуллары белән таныштыру, конфликтсыз үз-үзеңне тоту күнекмәләренә өйрәтү.

Катнашучылар төрле күнегүләр ясадылар, конфликтсыз үз-үзеңне тоту ситуацияләрен уйнадылар, усаллык, киеренкелек һәм стресс хисен җиңәргә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International