16-17 март көннәрендә Буа шәһәрендә республиканың Буа, Апас, Чүпрәле һәм Кайбыч муниципаль районнары халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең социаль хезмәткәрләре өчен укулар узды. Катнашучылар «Медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр беренче ярдәм күрсәтү» курсын тыңладылар.
Укыту теоретик һәм гамәли дәресләр рәвешендә барды. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге укытучысы тыңлаучыларны беренче ярдәм күрсәтү нигезләре һәм методикасы белән таныштырды. Гамәли дәрестә социаль хезмәткәрләр махсус манекенда табибка кадәр ярдәм күрсәтү күнекмәләрен кабатладылар.
Курс тәмамланганнан соң, социаль хезмәткәрләр йомгаклау аттестациясен уздылар һәм тиешле сертификат алдылар.