Бүген Бөтендөнья социаль эш көне билгеләп үтелә

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бөтендөнья социаль эш көне ел саен мартның өченче сишәмбесендә билгеләп үтелә. Быел бу 16 март. Бу көн җәмгыятькә социаль хезмәткәрләр башкарган мөһим эш, аларның карамагындагылар – авыр тормыш хәлендә калган кешеләр дучар булган проблемалар турында искә төшерүгә юнәлдерелгән.

Ел саен Бөтендөнья социаль эш көне билгеле бер проблемага багышлана. Бу елның темасы – «Ubuntu: I аm Because We are» «Убунту: мин бар, чөнки без бар». Бу көн «Социаль теләктәшлекне һәм глобаль бәйләнешләрне ныгыту» шигаре астында узачак.

Убунту – кайбер Африка кабиләләренең идеологиясе, ул эмпатияне һәм гуманизмны күздә тота. Зулу теленнән тәрҗемә иткәндә бу сүз кешелеклелек дигәнне аңлата.

Халыкара социаль хезмәткәрләр оешмасы кешелек мөнәсәбәтләренең мөһимлегенә, дәүләт эчендә дә, дөнья күләмендә дә барлык дәрәҗәләрдә бердәмлек кирәклегенә игътибар итәргә чакыра. Барлык кешеләрнең дә үзара бәйләнгән булуын һәм безнең киләчәк барлык кешеләрнең дә катнашуына бәйле булуын аңлау тотрыклы, социаль гадел киләчәк төзүдә ярдәм итәчәк.

Интернет-чыганаклар нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International