Татарстанлылар «Үзенчәлекле караш. Online» кампаниясе чараларында катнашырга чакырыла

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елдан Алишер Усмановның «Сәнгать, фән һәм спорт» Хәйрия фонды «Үзенчәлекле караш» программасы кысаларында күрү сәләте начар булган кешеләр өчен абилитация чаралары үткәрү белән шөгыльләнә. Алар Россиянең алдынгы тифлопедагоглары һәм экспертлары катнашында, заманча методологияләрне һәм сервис алымнарын кулланып төзелгән һәм үз эченә түбәндәге дәресләрне ала:

- «Компьютер грамоталылыгы буенча дистанцион дәресләр»,

- «Күрмәүче кешеләрне ориентлашу һәм мобильлеккә өйрәтү»,

- «Ата-аналарга: балаларны ориентлашу һәм мобильлеккә өйрәтү»,

- «Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү: кулинария»,

- «Үзенчәлекле ата-аналар мәктәбе»,

- «Башлангыч һәм мәктәпкәчә ярдәм хезмәте».

Программаның эшчәнлеге һәм тәкъдимнәре турында мәгълүмат тарату, шулай ук аның максатчан аудиториясен берләштерү өчен, 2021 елның гыйнвар-февраль айларында Идел буе федераль округының барлык субъектлары территориясендә «Үзенчәлекле караш. Online» мәгълүмати онлайн-кампания үткәрү планлаштырыла. Анда күрү буенча инвалид балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче махсус белем бирү учреждениеләре вәкилләре, сукырлар өчен төбәк китапханәләре, өстәмә белем бирү педагоглары, ата-аналар һәм, әлбәттә, төрле яшьтәге программадан файда күрүчеләр катнашыр дип көтелә.

Кампаниянең төп вакыйгасы февраль аенда Zoom платформасында барлык катнашучыларны берләштерәчәк ике белем бирү һәм мәгълүмати вебинарлар үткәрү булачак:

1. «Үзенчәлекле караш. Практиклардан өйрән» программасы» (https://us02web.zoom.us/j/85082962428?pwd=S3IxK21acVh4S3hnYjh5YndDd0ovdz09).

2. «Үзенчәлекле караш» программасы белән яңа казанышлар чоры» (https://us02web.zoom.us/j/83702024643?pwd=QmFnS3BMMGk5RXc5dDVuQjNRS3FHQT09).

Программа эшчәнлеге һәм гамәли дәресләр турында күбрәк мәгълүмат «Үзенчәлекле караш» мәгълүмати порталында белергә мөмкин (https://specialviewportal.ru/).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International