Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Ирина Мөслимова социаль хезмәт алучылар белән арт-терапия дәресе үткәрде.
Чара барышында һәр катнашучы үз тормышының шатлыклы мизгелләрен искә төшерде һәм үз агачын буяды. Психологиядә агач образы еш кулланыла, чөнки аның ярдәмендә кешенең эчке конфликтларын, проблемаларын һәм психоэмоциональ халәтен билгеләргә була.
Иҗади эшчәнлекне җиңеләйтү өчен, агач контуры ясалган әзер шаблоннар кулландылар. Буяулар, төсле карандашлар, фломастерлар белән өлкәннәр кабатланмас һәм уникаль рәсемнәр ясадылар. Биремне үтәгәннән соң, психолог бәхет хисен күзаллау элементлары белән релаксация үткәрде.