Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 4 февраль көнне коллективның гомуми җыелышы узды. Чара үзәкнең 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2021 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
Җыелыш «Яр Чаллы. 2020 ел нәтиҗәләре» дигән темага фильм карау белән башланды, анда Татарстан Республикасы һәм Яр Чаллы шәһәренең узган елдагы казанышлары турында сүз бара.
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы хисап белән учреждение директоры И. Р. Миникаев чыгыш ясады. Директор урынбасары Р. Л. Малафеева «Кояшкай» үзәге белгечләренең инвалид балаларны тернәкләндерү буенча эшчәнлегенә анализ» темасына доклад белән чыгыш ясады. Аннары профсоюз комитеты рәисе И. В. Окушко 2020 елда башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләде.
Учреждение эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үзәкнең җиде хезмәткәре рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Гомуми җыелыш ахырында 2021 елга перспективалар, максатлар һәм бурычлар билгеләнде.