Бүген, 4 февраль көнне, Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт алучысы, тыл хезмәтчәне Анна Ильинична Гаврилова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Тыл хезмәтчәнен котларга Биектау районы башлыгы Р. Г. Кәлимуллин, социаль яклау бүлеге мөдире Г. Р. Минаева, авыл җирлеге башлыгы Т. Х. Баһаветдинов, шулай ук «Өмет» үзәге социаль хезмәткәрләре килгән иде.
Бу көнне Анна Ильинична бүләкләр һәм котлаулар гына түгел, хөрмәт һәм игътибар да алды. Шулай ук юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин исеменнән котлау хаты тапшырылды.