Минзәлә интернат-йортында танышу уены үткәрделәр

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының медицина хезмәткәрләре Раушания Гәрәева һәм Розалина Ишимбаева «Әйдәгез танышыйк!» дигән күңелле уен үткәрделәр.

Соңгы вакытта интернат-йорт яңа кешеләр кабул итте, һәм алар зур һәм тату гаилә белән тизрәк танышсын өчен, кызыклы чара оештырылды. Музыка астында, тупны кулдан кулга тапшырып, өлкәннәр башта үз исемнәрен, ә аннары күршеләренең исемен атадылар. Яңа социаль хезмәт алучылар белән танышу шулай уен формасында узды. Аннары медицина хезмәткәрләре яшәүчеләргә интеллектуаль биремнәр тәкъдим иттеләр: ребуслар, табышмаклар, сораулар.

Дәрес ярдәмендә социаль хезмәт алучыларның кәефләре яхшырды һәм интеллектуаль эшчәнлекләре активлашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International