«Салават күпере» комплекслы үзәгендә тел чисталыгын пропагандалыйлар

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара узды. «Мәрхәмәтле сүз дәвалый, ә начар сүз имгәтә» дигән дәрестә «Терәк» инвалидлар клубы әгъзалары катнашты.

Социаль педагог Людмила Голубева һәм психолог Римма Сәйфиева катнашучыларга кайчан һәм ни өчен әдәпсез сүзләр кулланулары турында сөйләргә һәм аларны башка яхшы сүзләр белән алыштырырга тәкъдим иттеләр. Аеруча кызыксыну белән егетләр һәм кызлар «Гомуми эш» гомумроссия иҗтимагый оешмасының «Пычрак сүзләр» фильмын карадылар. Видеоматериал яман сүзнең асылы һәм аны кулланган өчен юридик җаваплылык турында күзаллауларны киңәйтә.

Дәрес ахырында катнашучылар «Игелек агачы» күнегүен башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International