Өстәл уеннары кулланып үткәрелгән төркемле һәм индивидуаль дәресләр психоэмоциональ хәлне яхшырта, борчуларны һәм агрессияне киметүгә ярдәм итә. Нәкъ менә шуңа күрә мондый чаралар Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан даими үткәрелә.
Социаль участокларда «Ксенобиология, яки Фантастик җан ияләре тормышы» уены һәм «Роботлар» метафорик ассоциатив карталар аеруча популяр. Өстәл уеннары вакытында катнашучылар лидерлык сыйфатларын күрсәтәләр, каршылыкларны җиңеп чыгу юлларын табалар, үзгәрүчән шартларга җайлашалар. Шул ук вакытта алар аралашырга, килешергә һәм үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәнә.
Учреждение психологы Н. В. Маркина сүзләренә караганда, мондый дәресләр нәтиҗәсендә балалар да, өлкәннәр дә стрессны җиңәргә, үзләренең эчке ресурсларын табарга өйрәнә, аларда коммуникатив һәм уен күнекмәләре формалаша, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре яхшыра. Бу көн саен үзгәреп торучы тормыш шартларына уңышлы адаптациягә ярдәм итә.