Бүген Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Хезмәтне саклау» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) милли чемпионаты финалында катнашу өчен республика җыелма командасы әгъзалары һәм эксперт-компатриотлары белән очрашу узды.
Җыелма команда составына Казан политехника көллияте студенты Анастасия Котенкова керә. Эксперт-компатриот Ирина Случаева белән алар Министрлыкның хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе бүлеге белгечләре белән очраштылар. Бүлек җитәкчесе Алла Курзенева кунакларга хезмәтне саклау өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр турында искәртте һәм кыйммәтле киңәшләр бирде.
Шулай ук Татарстан җыелма командасы вәкилләре министрның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов белән очраштылар. Ул Министрлык җитәкчелеге исеменнән Анастасия Котенковага уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр теләде.