«Веста» үзәгендә балаларны тегү эшенә өйрәтәләр

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2 нче февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында чираттагы дәрес узды. Аны социаль эш буенча белгеч Ландыш Зарипова үткәрде.

Чарада социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты. Белгеч аларны көнкүреш әйберләре ясарга өйрәтте.

Дәрес тегү кабинетында эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен, шулай ук тегү өчен кирәк булган инструментлар һәм материалларны кабатлаудан башланды. Ландыш Зарипова балаларга кулдан эшләнгән әзер эшләнмәләр күрсәтте, шул рәвешле яшь катнашучыларны кызыксындырды.

Чара барышында балалар сәдәф белән кулъяулык бизәү, төрле төстәге өчпочмак байраклардан гирлянда ясау ысуллары белән таныштылар. Яңа эшчәнлек төре балалар күңеленә хуш килде. Алар барысы да үз куллары белән нинди дә булса эшләнмәләр ясарга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International