Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге өлкән инспекторы Мәктәп укучыларының караучысызлыгын, хокук бозуларын кисәтү һәм аларның хокукларын яклау буенча совет эшендә катнашты. Чара Советлар Союзы Герое Николай Соболев исемендәге 2 нче Васильево урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.
Советта аерым контрольгә куелган балалар, аларның әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчеләре катнашты. Югары игътибар таләп итүче укучылар һәм аларның ата-аналары белән мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында асоциаль тотышны кисәтүгә юнәлдерелгән әңгәмә үткәрелде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече ата-аналарга һәм укучыларга эшкә урнашу һәм эш белән тәэмин итү, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, эшсезлек буенча пособие билгеләү тәртибе һәм шартлары, җәйге чорда 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде.
Чара ахырында комиссия әгъзалары ата-аналар өчен аерым контрольгә алынган балаларны тәрбияләү, укыту һәм үстерү мәсьәләләре буенча киңәшләр бирделәр.