Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә профилактика субъектлары катнашында методик киңәшмә уздырылды. Көн тәртибендә – социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләүдә ведомствоара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру.
Киңәшмә барышында сигнал карталарын мәгълүмати системага җибәрү, балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен базага кертү критерийлары, профилактика субъектларының социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне тернәкләндерүнең индивидуаль программасын тормышка ашыруда катнашуы һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Чара ведомствоара хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итте.