Яшь казанлылар «Пушкин һәм Россиянең киләчәге» конкурс-ассамблеясында катнашты

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2021 елның гыйнварында «Киләчәк» Рухи-әхлакый бердәмлек үзәге, «Россия киләчәге» иҗтимагый проекты кысаларында, «Пушкин һәм Россиянең киләчәге» Гомуммилли конкурс-ассамблеясы үткәрде. Аның максаты – балаларга үз талантларын ачарга булышу, аларның шәхси һәм һөнәри яктан формалашуына ярдәм итү.

Дистанцион форматта узган бәйге җәмәгать эшлеклесе, уникаль нәфис сүз остасы, үзенең тавышы, чыгышлары белән балалар күңелендә А. С. Пушкинга чиксез мәхәббәт уятучы Людмила Андреевна Полозова истәлегенә багышланган.

Конкурста ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар һәм күп балалы гаиләләрдән балалар катнашты. Иҗади ярышка яшь казанлылар да кушылды.

Казанның Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар конкурс өчен А. С. Пушкинның әкиятләрен һәм шигырьләрен сайладылар. Балалар «Игелек» һәм «Матурлык» номинацияләрендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International