2 нче февраль көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» дигән темага мәгълүмати дәрес үткәрелде. Чарада балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Бүген онытылган халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре яңадан торгызыла, шуңа күрә дәрес темасы актуаль иде. Дәрес барышында балалар татар мәдәниятенең, милли ашларының характерлы үзенчәлекләре турында белделәр, халык бәйрәмнәренең традицияләре белән таныштылар. Видеоматериаллар ярдәмендә балалар матур милли костюмнарны күрделәр, татарлар яшәгән территорияләр турында белделәр.
Мәгълүмати өлештән соң балалар иҗат белән шөгыльләнделәр һәм милли орнамент элементлары белән тәлинкәләр ясадылар.
Татар халкының тарихы һәм көнкүреше белән танышу буенча дәрес үз илеңә һәм халкыңа карата горурлык һәм хөрмәт хисен тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.